"Сугышта булганнарның күзләре аша"
Түбән Кама, шәһәре 14 нче лицейның 5 "Л "сыйныфы укучылары өчен безнең китапханәдә Татарстан язучы-фронтовикларының иҗатына багышланган «Сугышта булганнарның күзләре аша...» дип исемләнгән патриотик сәгате узды. Аларның китаплары - Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауда мөһим роль уйнаучы сугышның тере дәлилләре булып тора.
Чарада катнашучылар Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Әхмәт Рәфыйков, Абдулла Алиш, Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗаты турындагы хикәяләрен кызыксынып тыңладылар. Бу авторларның шул чор атмосферасын, сугыштагы кешенең эчке дөньясын ничек күрсәтә алуларына һәм үткәндәге вакыйгалар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклауларына аерым игътибар бирелде.
Мондый чарада катнашу һәрберебезгә фронтовик язучылар мирасының әһәмиятен аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Аларның иҗаты безне игелекле эшләргә рухландырсын һәм үз илебез өчен горурлык хисен ныгытсын иде!