Тылсымлы Су
Җирдә гадәти температураларда һәм басымнарда өч халәттә (каты, сыек һәм газсыман) булган бердәнбер матдә - бу, әлбәттә, су!
Якшәмбе ялы проектына килгән балалар һәм әти-әниләр моңа, һичшиксез, инандылар, чөнки алар үзләрен чын галим-тикшеренүчеләр итеп тойдылар. Су белән төрле тәҗрибә, ачышлар үткәреп, белемнәрен тулыландыдылар.
Шулай ук, балалар суга багышланган китап-энциклопедияләрне өйрәнеп кенә калмадылар, ә иҗади кызыксыну күрсәтеп, үзләренең антистресс уенчыкларын да булдырдылар.
Сәләтле һәм яңалыкка омтылучан, кызыксынучан балаларны үзебезнең киләсе очрашуларыбызга көтеп калабыз!