"Чебиләр зарядкасы" М.Фәйзуллина
“Татарча да яхшы бел” проекты кысаларында 1нче балалар бакчасы балалары белән чираттагы очрашуыбыз бик җылы һәм мавыктыргыч үтте. Күпләргә таныш балалар язучысы Мәрзия апа Фәйзуллинаның “Чебиләр зарядкасы” дигән шигыре балалар күңеленә хуш килде.
Уен формасында алып барылган чарада кечкенәләр йорт кошлары турында бик күп яңалыклар белделәр, татарча яңа сүзләр өйрәнеп, зарядка да ясарга өйрәнделәр.Чуар тавык белән кечкенә чебине эзләп табып, ярмаларны аралап, әтәчләр белән бәйге үткәреп, логик фикерләүгә корылган биремнәрне дә бик тиз чиштеләр.
уган телебездә кечкенәдән үк шулай аралашсак, киләчәгебез өметле булыр! Алдагы очрашуларны да түземсезлек белән көтеп калабыз!