Центральная детская библиотека

"Ленинград блокадасы"

Бүген Библиоclubта илебез тарихындагы иң дәһшәтле куркыныч көннәрнең берсенә — Ленинград блокадасына багышланган чара узды. Анда 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 “Б“ сыйныф укучылары килгән иде. Дәрес ахырында һәр катнашучы шундый мөһим сорауларга җавап бирә алды: ленинградлыларга блокаданы кичерергә нәрсә ярдәм итте? һәм ни өчен илебез тарихының фаҗигале битләрен истә тотарга кирәк?

 Ленинградлыларның батырлыгы турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә һәрвакыт саклансын!