"Әкиятләрнең искиткеч тартмасы"
4 гыйнварда атаклы бертуган әкиятчеләрнең берсе Якоб Гриммга 240 яшь тулган булыр иде. Әлеге вакыйга уңаеннан, 4-11 гыйнвар көннәрендә бездә аларның иҗатына багышланган күргәзмә узды.
«Әкиятләрнең искиткеч тартмасы» күргәзмәсе — ул бөтен дөньяда белгән һәм яраткан классик әкиятләр дөньясы белән танышу мөмкинлеге бирде.
Бертуган Гриммнарның фантазия һәм тылсым дөньясына дусларыгыз белән чумыгыз! Күңелле укулар, сезгә!