Центральная детская библиотека

"Кем эзли, шул һәрвакыт таба"

"Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проектына килгән балалар белән очрашу - «Кем эзли, шул һәрвакыт таба» девизы астында узды. Без сорауларга җаваплар, лабиринтлардан чыгу юллары, китаплар, хәрефләр һәм күп-күп нәрсәләр эзләдек! 

Һәм таптык та - төрле төстәге яхшы кәефне, күңелле башваткычларны, мантыйкый биремнәрнең кызыклы чишелешләрен һәм башка тагын бик күп нәрсәләрне... Хәтта гаҗәеп кышкы урман да булдырдык.

 Китапларның белем һәм ачышлар хәзинәсе булуына һәркем ышана. Алар безгә төрле сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Уку барышында алган белемнәр-уңышка ирешү өчен ачкыч булса, ә җавап эзли белү безне авырлыклар алдында көчлерәк һәм ышанычлырак итә!