Центральная детская библиотека

"Табигать серләрен бел"

Һәр кеше табигатьне ярата. Әмма алар арасында барлык тереклеккә аерым мөнәсәбәте булган кешеләр дә бар. Табигать моны сизә һәм алар белән үзенең иң яшерен серләрен уртаклаша. Язучы-натуралист Николай Иванович Сладков та шундыйларның берсе иде.

 

Бүген, аның тууына 105 ел тулу уңаеннан, китапханәгә килгән һәркем «Табигать серләрен бел» эко-сәяхәтенә чыга ала иде. Малайлар һәм кызлар әти-әниләре белән агачлар, кошлар, хайваннар турындагы табышмакларны чишеп, кар өстендәге эзләрнең кемгә туры килүен ачыкладылар һәм кызыклы сорауларга җавап таптылар - төлке фикеренчә, ни өчен чәнечкеләр керпегә килешми? Кыш көне нинди кош җәйне кире кайтара алган?

 

Бу гаҗәеп Яшел илдәге кызыклы хәлләр турында беләсегез килсә, күргәзмәгә рәхим итегез