"Марина Владимировна Дружинина"
Яңа ел алдыннан, ә нәкъ менә 31нче декабрьдә, искиткеч балалар язучысы Марина Владимировна Дружинина туган.
Шундый тылсымлы бәйрәм алдыннан туу үз ролен уйнаган: Марина Владимировна кечкенәдән үк фантазер булган, дүрт яшеннән шигырьләр яза башлап, бик куп китаплар укырга яраткан.
Аның шигъри әсәрләрен һәм кечкенә хикәяләрен еш кына «Мурзилка» һәм «Читайка» журналларында күрергә була. Балалар өчен уен формасындагы укыту китаплары нәниләргә хисапны һәм алфавитны үзләштерергә ярдәм итә. Ә мәктәп турындагы шаян һәм күңелле хикәяләре өлкәнрәк балалар арасында зур популярлык казанды.
Марина Дружининаның күп кенә әсәрләре башка телләргә тәрҗемә ителгән. Хәзерге вакытта авторның библиографиясендә 200 дән артык китап бар. Сезне дә Марина Дружининаның китаплары белән танышырга китапханәдә көтеп калабыз!