"Яңа ел һәм барысы да"
Кадерле дуслар! Сезне китапханәнең иң кечкенә кунаклары өчен махсус оештырылган китап күргәзмәсенә чакырабыз.
"Яңа ел һәм барысы да" дип аталган күргәзмәдә кышкы тылсым, Кыш бабай, Кар Кызы һәм бу искиткеч бәйрәмне алардан башка күз алдына да китереп булмый торган башка геройлар турында әкиятләр, шигырьләр һәм хикәяләр тупланган. Балалар матур китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыга, бик күп кызыклы сорауларга җаваплар таба һәм бәйрәм рухы белән ләззәтләнә алачак.
Барыгызны да күргәзмәбездә көтеп калабыз!