"Могҗизалар илендә - Яңа ел!"
Тылсымлы әкият вакыты җитте!
Сөйкемле фантазер-блогер Алиса язылучылары белән Кыш бабайны коткару өчен Могҗизалар иленә китте! Зирәклек, кыюлык, могҗизаларга ышану сәяхәтчеләргә барлык сынауларны да җиңеп чыгарга ярдәм итте. Әкият илендә алар Ак куянны, Эшләпәче-тылсымчыны очраттылар һәм, әлбәттә, Кыш бабайны кире кайтарырга теләмәгән Кызыл Королева белән дә тарткалашырга туры килде! Ләкин күңел ачу, дәрт, шатлык һәм маҗара рухы явызлыкны җиңде!
Могҗизалар чыннан да бар, бигрәк тә аларга чын күңелдән ышансаң!
Ә сез сәяхәткә чыгарга әзерме?