Центральная детская библиотека

"Бәйләнчек кар" Җ.Сөләйманов

"Татарча да яхшы бел" проектына килгән 1нче номерлы балалар бакчасы балалары Җәүдәт Сөйләймановның “Бәйләнчек кар ” шигыре белән таныштылар. Карның ни өчен бәйләнчек булуын, җепшек вакытында нинди үзлекләргә ия булуын төрле уеннарда сынап карадылар.

 

Чарага почта ташучы Кар малаеның килүе балаларның тагын да кәефләрен күтәрде. Чөнки алар бик матур хат-открыткаларын Кыш Бабайга алып килгән иделәр. Ә инде әкият героеның үзләре белән кызыклы хәрәкәтле уеннары аларга тагы да хуш килде.

 

Чара ахырында чын кардан төрле фигуралар әвәләп нәниләр үзләрен чын төзүчеләр итеп хис иттеләр. Шулай ук кыш турындагы матур-матур шигырләре белән дә бүлеште нәни кунакларыбыз.