Снежная королева
Мультфильмнарны олылар да, балалар да карарга ярата. Яхшы мультфильм баланы дус булырга һәм теләктәшлек күрсәтергә, юмарт һәм киң күңелле булырга өйрәтәчәк. Ә менә «Экранда китап» проектына килгән балалар караган мультфильм хәтта иң кырыс кешенең дә күңелен йомшартырга һәм аны яхшырак итәргә мөмкин.
Куркусыз Герданың ерак сәяхәткә китүе турындагы тарихны Ханс Кристиан Андерсен 1884 елда язган. Ә 1957 елда әкиятне беренче тапкыр экранга чыгаралар. Безнең күбебез өчен «Снежная королева» мультфильмы беренче чиратта Яңа ел бәйрәмнәре һәм Андерсенның яхшылык һәм яманлык турындагы искиткеч әкияте белән ассоциацияләнә. Ләкин бөтен дөньяда аның күп телләргә кабатланган һәм дөнья кинематографына йогынты ясаган танылган шедевр икәнен бик азлар белә.