Центральная детская библиотека

Чыршыкай

"Теремкәй" клубына йөрүче балалар Яңа елның символы булган Чыршыкай турында бик күп яңалыклар белделәр, әниләре белән бергә аны бизәделәр, төрле кызыклы биремнәр үтәп, вакытларын бик мавыктыргыч үткәрделәр.

 Шулай ук чыршы бизәү өчен уенчыклар ясарга, җепкә кечкенә төймәләрне тезәргә өйрәнделәр. Ә инде чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау балаларга чиксез шатлык һәм куанычлар китерде.