Центральная детская библиотека

"Кар фантазиясе"

Традиция буенча якшәмбе көнне сабыйлар һәм аларның әти-әниләре белән кипапханәбездә җыелабыз.

Чара үткәрү өчен бик актуаль тема сайланды - "кар фантазиясе".

Агачларның йомшак бүрек киеп, аяк астында кар шыгырдаган вакытны без барыбыз да түземсезлек белән көтәбез! Кышның төп билгесе нәкъ менә кар бит.

Кар кайчан һәм кайда була, аның нинди сыйфатлары бар, нәрсәдән тора - болар турында без яшь кунакларыбыз белән сөйләштек. Һәркем үзенең кар бөртеген, табигатьтәге кебек үк, уникаль итеп ясады!