"Денисканың хикәяләре" В.Драгунский
Бүген без бөек язучы Виктор Драгунский хөрмәтенә
"Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проекты кысаларында чара үткәрдек һәм аның әсәрләре дөньясына чумдык. Денис Кораблев турындагы яраткан хикәяләребезне искә төшердек һәм хәтта үзебезне әкият язучылар ролендә дә сынап карадык!
Чарабызның иҗади өлешендә клоуннар рәвешендә фоамираннан – карандаш савыты ясадык.