"Матур әдәбиятта әни образы"
Быел Әниләр көнен 24 ноябрьдә билгеләп үтәчәкбез, шуңа күрә "Матур әдәбиятта әни образы"- дигән әдәби сәгать һәркем өчен иң кадерле кешеләренә багышланды. Төп катнашучылар булып 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары танылды.
Балалар әниләренең мәхәббәте һәм кайгыртуы турында сөйләүче әсәрләр белән таныштылар. Бу китапларның һәрбер бите наз һәм игелек белән сугарылган. Китаплардан өзекләр укыганнан соң, балалар әниләрендә нинди сыйфатлар бәяләүләре һәм аларның киңәшләренә колак салуның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Чара бик эчтәлекле үтте: китап укып кына калмадык, ә уйнадык, җырлар тыңладык.
Мондый очрашулар Ана мәхәббәтенең мәгънәсен яхшырак аңларга һәм гаилә бәйләнешләрен ныгытырга ярдәм итә, - дип ышанып калабыз.