Центральная детская библиотека

"Яраткан әниемә" открыткасы.

Безнең китапханәдә әниләр көненә багышланган җылы һәм күңелле чара узды. Балалар рәхәтләнеп мастер-класста катнаштылар, скрапбукинг техникасында «Яраткан әниемә» дигән открытка ясадылар. Открыткалар бик үзенчәлекле килеп чыкты: үтә күренмәле вазада пайеткалар "җанланды", чөнки һәр бала үз эшенә әниләренә булган мәхәббәтләрен, яратуларын һәм фантазияләрен салды.

Әңгәмә вакытында балалар яраткан китапларыннан әниләр образларын искә төшерделәр, аларның игелеге, кайгыртуы һәм зирәклеге турында фикер алыштылар. Очрашу балалар язучыларының әсәрләре буенча төзелгән мавыктыргыч табышмаклар чишү белән тәмамланды.

һәр катнашучы үз әнисе өчен матур открытка белән генә түгел, ә бик күп уңай хис-кичерешләр белән дә китте.