"Урман хайваннары кышка ничек әзерләнәләр?"
Кояшлы матур бәйрәм иртәсендә "Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проектына килгән нәниләребез урман хайваннары дөньясына чумдылар. Бу эштә аларга Ноябрина ярдәм итте. Балалар хайваннарның кышка ничек әзерләнүләре, азык туплаулары, төсләрен һәм йоннарын алмаштырулары, кыш чыгар өчен урын әзерләүләре турында бик җентекләп әңгәмә кордылар.
Барысы бергә җыелып, җәнлекләр турында язылган китаплар белән танышып, хәрәкәтле уеннар уйнап, кызыклы башваткычлар чишеп, чараны мастер-класс белән тәмамладылар Әлбәттә, һәркем бүгенге көннең үзенчәлекле, бәйрәм көне булуын искә төшереп, аю баласын әнисе белән бергә өнендә ясады. Балаларның эшләре бик оригиналь һәм матур килеп чыкты!