Центральная детская библиотека

"Кем булырга?"

"Татарча да яхшы бел" проекты кысаларында 1нче балалар бакчасының 8нче төркем нәниләре янәдән китапханәбездә кунакта. Бүгенге темабыз - "Кем булырга?" дип атала.

Бик күп каршылыклар аша үтеп, биремнәрне үтәп, эш кораллары белән танышып, һәнәр ияләре турында табышмаклар чишеп, китаплар укып бу сорауга җавапны кунаклар тиз таптылар. Һәм киләчәктә кем булырга теләүләрен дә бәян иттеләр.