Центральная детская библиотека

Фетрдан брошь"Песнәк"

Безнең китапханәдә бүген экологик дата, 12 ноябрь – “Песнәк көне”нә багышланган мастер-класс узды. Анда балалар фетрдан брошь ясадылар.  Укучылар бу кечкенә кош турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, аның кайда яшәвен, урманда нәрсә белән туклануын һәм бик көчле салкыннарда аны көнбагыш һәм тозсыз май кисәге белән тукландырырга мөмкин булуын искә төшерделәр. Кызлар зур энтузиазм һәм фантазия белән үзләренең беренче брошьларын тудырдылар. Атмосфера җылы һәм дустанә иде.