Центральная детская библиотека

"Китап патшалыгында"

Ә сез могҗизаларга ышанасызмы?  Теләгеңне тормышка ашыру өчен кайчакта бер тамчы гына тылсым да җитә бит! Түбән Кама шәһәренең 15 нче номерлы балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары "Җиде чәчәк"әкияте буенча искиткеч экскурсия ясадылар. Тылсымлы чәчәк үзенең тылсым көчен югалткан һәм аны кире кайтару өчен, кызлар һәм малайларга гаҗәеп маҗара үтәргә кирәк булган! Һәр этапта балалар таҗ яфракларына көч алырга ярдәм иткән биремнәрне үтәделәр. Бөтен таҗ яфраклары яңадан тылсымлы булып киткәч, чәчәк изге теләкләр әйтергә мөмкинлек бирде! Бу көн барыбызга да могҗизалар булганын, аларга ышанырга гына кирәклеген искәртте!