Центральная детская библиотека

Квизиум "ИнтеллектУМ"

Кадерле дуслар! Пушкин картасы проекты үз эшен дәвам итә. 19 нчы  урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары квизда үзләрен чын белгеч һәм артист итеп күрсәттеләр. Очрашу "Танылган шәхес" раундыннан башланды, анда катнашучыларга популяр кешеләрне табарга тәкъдим ителде. Музыкаль раундта укучылар рәсемнәр буенча көйләрне танып кына калмыйча, яраткан җырларын кыю итеп башкардылар, бу уеныбызга үзенчәлекле кәеф тә өстәде. Ә "Акыл уеннары" этабында укучылар логик фикерләүгә корылган биремнәрне үтәп, тапкырлык һәм зирәклектә үз көчләрен сынадылар.