"Россия символлары.Россиянең дәүләт символлары"
14 ноябрьдә, мәктәп укучылары арасында «Россия символлары» Бөтенроссия олимпиадасын уздыруның бердәм көнендә, бөтен ил буенча олимпиаданың беренче этабы узды. 2024 ел проектының темасы "Россиянең дәүләт символлары".
Безнең китапханә мәйданчыкларның берсенә әверелде. Олимпиадада Түбән Кама шәһәре 2нче урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 5а сыйныфы укучылары катнашты.
Олимпиаданың төп максатлары булып үсеп килүче буынның игътибарын рәсми Россия символикасы тарихына җәлеп итү һәм балаларны, яшүсмерләрне Россия тарихын өйрәтүне күз уңында тота.