Центральная детская библиотека

Квизиум "ИнтеллектУМ"

Күчмә ИнтеллектУМ шәһәребезнең 22нче гимназиясенең 8 "Г" сыйныф укучылары белән бик мавыктыргыч атмосферада узды.

"Шо-Шо әби оныклары" һәм "Окнутые" командалары уенның башыннан ук белемнең төрле өлкәләрендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр! Кайбер сораулар аларны уйланырга мәҗбүр итте, балалар узара фикер алыштылар, вариантлар тәкъдим иттеләр, кызыксынучанлык һәм активлык күрсәттеләр.

Класстагы күп балалар беренче тапкыр Пушкин картасын алып, аның мөмкинлекләреннән файдаландылар. Укукчыларга кызыксынучанлыкларын, яңага омтылучанлыкларын саклап калуларын телибез! Ә без, үз нәүбәтебездә, сезгә танып белү эшчәнлегегездә ярдәм итүебезгә шатбыз! Әйдәгез бергәләп үсик һәм дөньяга карашыбызны киңәйтик!

ИнтеллектУМ-ул дуслар белән вакыт үткәрү, үз белемнәреңне тикшерү һәм үзең өчен яңаны ачу өчен менә дигән ысул!