"Төлке һәм куян" әкияте белән танышу
Бүген балаларыбыз " Төлке һәм куян" әкияте белән таныштылар. Шөгыльдә алар куянга булышып, аны ашатыр өчен яшерелгән кишерне эзләделәр һәм хәйләкәр төлкедән яшерергә тырыштылар.
Кунак Төлке белән очрашу нәниләребез өчен тагы да кызыклырак булды, ә аның белән хәрәкәтле уеннар уйнау аларның кәефләрен тагы да күтәрде.