"Кыш Бабай"
Ел саен 18 ноябрьдә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы гына сайланмаган: чөнки Кыш бабайның ватаны дип рәсми танылган Бөек Устюгта нәкъ менә шушы көнне чын Кыш килә һәм шәһәр урамнарында салкын "хуҗалык итә" башлый дип санала. Кичә бездә дә кар яуды, кәефне күтәрде, Кыш бабайның якынлашып килүче туган көнен искә төшерде.
"Шаян рәссам Кляксы мәктәбе", әлбәттә, Кыш Бабай бәйрәмен үткәрми кала алмады, шуңа күрә яшь укучылар белән аның портретын ясарга булдылар. Барысы да музыкаль-иҗади атмосферада узды!
Кыш Бабай үзенең портретларын күргәч, елмаер һәм барлык рәссамчыларны да үзенең бүләкләре белән сөендерер.