"Билгесез юлларда"
Көзге каникул көннәрендә балалар китапханәсендә Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган "КитапЛаб" иҗат лабораториясе ачылды. Балалар әкияттәге Лукоморье буйлап мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, анда аларны көтелмәгән очрашулар, башваткычлар һәм мастер-класслар көтте.
Китап сөюче дусларыбызны беренче булып Су анасы каршы алды, ул балаларга хәйләкәр биремнәрне үтәп, ятьмәдән тылсымлы имән яфракларын табарга тәкъдим итте. Алга таба Галим мәче лабораториясендә алар чын тылсымчыга әйләнделәр. Мисыр комыннан серле «фиргавен еланын» чакырттылар, "җырлаучы" һава шарының тавышын тыңлап хозурландылар. Легендар әкият геройлары — Убырлы карчык белән Кощей катнашыннан башка да булмады, алар балаларны бик теләп хәрәкәтчән уеннарга тарттылар. Ә Патшабикәдә кунакта нәниләр үз блокнотларын ясап куандылар.
"Китаплаб" иҗат лабораториясе Пушкин мирасы белән генә таныштырып калмыйча, ә бәлки балаларга иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәтергә, үзләрен әкият геройлары итеп тою мөмкинлеген дә бирә.