Центральная детская библиотека

"А.C. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган әдәби фестивале"

А.C. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган #ДИАЛОГ әдәби фестивале күңелле, кызык һәм бай эчтәлекле узды.

Г.Тукай һәм «Апуш» үзәк балалар китапханәсенә килгән һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды - мастер-класслар, аква-грим, очрашулар, ачык микрофон...

Ә кечкенә сыйныф укучылары тылсымлы әкият дөньясына чумды. Аларга галим мәче һәм Убырлы карчык белән уеннар ярдәм итте. Балалар әкият тартмасыннан табышмакларга җаваплар табып, өч башлы еланнар кулыннан 33 баһадирны коткардылар. Балалар үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.