"Карамелька белән китаплар патшалыгында"
Бүген безнең китапханәдә шәһәребезнең 93 нче "Әллүки" балалар бакчасыннан килгән кунаклар өчен мавыктыргыч экскурсия узды. Балалар китапханә заллары буйлап сәяхәт иттеләр, күңелле көзге уеннарда катнаштылар һәм кызыклы китаплар белән таныштылар.
Карамелька белән бергә балалар төрле төстәге яфракларны эзләделәр һәм аларны агачларга беркетеп, урман хайваннарына югалган койрыкларын табарга булыштылар һәм көзге табигать турында бик күп яңалыклар белделәр.
Соңрак балалар юбиляр китаплар белән дә таныштылар! Корней Чуковскийның атаклы «Муха-Цокотуха» әкиятенә инде 100 ел тулуына таң калдылар.
Яңа ачышлар һәм мавыктыргыч маҗаралар көтеп торган китапханәдә яңа очрашуларга кадәр!