"Әти көне"
Беләсезме, безгә "әти" сүзе балалар сөйләменнән кергән, димәк, "ата"дигән сүз? Бу сүз без кечкенәдән үк тоя торган наз һәм җылылык белән сугарылган.
Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме - Әтиләр көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан безнең китапханәдә "Әти көне" танып-белү сәгате узды, анда Хәмзәтовлар гаиләсе әлеге искиткеч бәйрәм традицияләре белән танышты.
Балалар Евгений Носовның "Ак каз" хикәясен тыңладылар, әтиләр һөнәрләре турындагы табышмакларга җавап бирделәр, ә чара азагында конфет өчен матур аскуйма ясадылар – әтиләренә үз мәхәббәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерү өчен менә дигән сюрприз булды ул.