А.С.Пушкинның "Медный всадник"
19 октябрьдә Император Царскосельский лицееның ачылу көне билгеләп үтелә. Лицейның максаты яшь дворяннардан булачак дәүләт эшлеклеләре, дипломатлар һәм хәрби офицерлар тәрбияләү һәм укыту булган. Безнең көннәрдә бу көн мәгариф һәм мәдәни мирасның мөһимлеген искә төшерүче истәлекле дата буларак билгеләп үтелә. Лицейны тәмамлаучыларның иң танылганнарыннан берсе, әлбәттә, Александр Пушкин, аның беренче шигырьләре нәкъ менә шушы лицейда язылган.
Бүген китапханәдә көн дәвамында һәр кеше А.С.Пушкинның "Медный всадник" поэмасын " кычкырып укый алды.
Беләсезме, А.С. Пушкин поэмасы нигезендә Россия һәм совет композиторы Р.М. Глиэр шул ук исемдә балет иҗат иткән, аның мәһабәт фрагменты - «Бөек шәһәргә Гимн»ы Санкт-Петербург гимнына әверелгән.