"Тезим әле шигырь - гәрәбәмне"
“Пар алма”, “Кура җиләк”, “Алмагач бураны”, “Әниемнең туган көне” кебек матур җырларны ишеткәч, автор белән танышу теләге уяна. Шундый бәхет бүген китапханәбезгә килгән укучыларга да елмайды. Чөнки #КитаплыБалачак проекты кунагы язучы, мөгаллим, Һ.Такташ, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Сания Әхмәтҗанова
Шагыйрә балаларны үзенең гадилеге, матурлыгы, самимилеге белән җәлеп итеп, шигърият дөньясына алып кереп китте. Нәфис, нәзакәтле ханым сорауларга җавапларны гади дә, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия булган шигырьләреннән өзекләр китереп тә бирә, тормышыннан алынган кызыклы хәлләр турында сөйләп бала күңеленә юл сала. Башкалабыз кунагы хәзерге заман таләпләренә туры килерлек, ләкин рух ныклыгын югалтмаучы, милли үзенчәлекләрне саклап кала алырлык халыкчан шигырьләр язуы, үзе сузган юлдан туры баруы белән дә сокландыра.
Чарага килгән балаларга МБОУ «Гимназия №2» НМР РТ авторның социаль челтәрләрдә чыгучы “Гәрәбә” битенә куар-кодлар аша язылып, аның иҗаты белән танышу мөмкинлеге дә туды. Шулай ук язучының иҗат җимешләреннән алынган җырлар һәм шигырьләр бәйрәмебезнең бизәге булды.