"Шагыйрьнең үлемсез исеме"
2024 елның 15 октябрендә классик, шагыйрь, драматург һәм прозаик Михаил Юрьевич Лермонтовның (1814-1841) тууына 210 ел тулды.
Шагыйрьнең истәлекле туган көненә 12 + залында "Шагыйрьнең үлемсез исеме"дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде.
Лермонтов - рус әдәбияты тарихында иң атаклы шагыйрьләрнең берсе. Ул 26 яшендә һәлак була. Шул ук вакытта кыска гына гомерендә ул дөньяда бүгенге көнгә кадәр танылган әсәрләр иҗат итәргә өлгерә.
Михаил Юрьевич Лермонтов талантлы шагыйрь генә түгел, күренекле рәссам, музыкант һәм хәрби кеше дә иде. Лермонтов пумаласы ясаган рәсемнәр рус әдәбияты институтында, Дәүләт әдәбият музеенда, «Тархан» исемле Дәүләт Лермонтов музей-тыюлыгында һәм башка галереяләрдә дә бар.