"Безнең урман җәнлекләре"
Татарча да яхшы бел” проекты кысаларында Апуш китапханәсе хезмәткәрләре 1нче номерлы балалар бакчасына Детский сад №1 г.Нижнекамск кунакка барды. Үзләре белән урман җәнлеге Төлкене дә алдылар.
Очрашуыбызның темасы - “Безнең урман җәнлекләре” дип атала. Эзләр буйлап барып, хәйләкәр Төлке белән таныштылар, тик аның татарча белмәве балаларны куркытмады, алар бик шатланып яңа дусларын татарча сөйләшергә өйрәттеләр. Командаларга бүленеп, төрле биремнәрне җиңел һәм тиз башкардылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.
Алга таба да яңадан яңа очрашулар көтеп калабыз!