Центральная детская библиотека

"Китап дөньясында"

Китапханә бусагасын беренче тапкыр атлап керүче Түбән Кама шәһәренең 100 нче «ЭВРИКА» балалар бакчасы нәниләре тылсымлы китап һәм белем дөньясына чумдылар. Монда аларны бик күп ачышлар һәм кызыклы маҗаралар көтә иде.

Балалар китапларның тематика һәм жанрларга ничек бүленгәнлеген, яшь үзенчәлекләре буенча китапларның берничә залда урнашканлыгын, вакытлы матбугат тупланган зал белән дә таныштылар.

Экскурсия сабыйларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Хәзер алар китапханәнең укырга гына түгел, ә уйнарга, иҗат итәргә һәм яңаны белергә мөмкин булган урын икәнен дә белделәр.