"Әкияттә кунакта"
Бүген китапханәбез заллары әкияти атмосфера белән тулды! "Бөтен гаилә өчен якшәмбе ялы" проектына килгән нәни кунакларыбыз әти-әниләре белән әкиятләр дөньясына сәяхәт иттеләр.
Аларны Василиса Премудраяның могҗизалар сандыгындагы биремнәре, күңелле хәрәкәтле уеннары, шулай ук сюрпризлар, тылсым һәм әкиятне үз кулларың белән эшләү мөмкинлеге көтә иде!
Әкият сезнең тормышка мөмкин кадәр ешрак килсен иде!