"Көзге натюрморт"
"Көзне ясау җиңелме?
Мөгаен, әйедер…
Безнең "Шаян рәссам Клякса мәктәбе" нә килгән төрле яшьтәге балалар көзге натюрмортны ачык төсләр белән ясап карадылар.
Балаларның рәсемнәрендә миләш тәлгәшләре, өрәңге һәм каен яфраклары җанланды. Кечкенәләр дә, зуррак балалар да иҗат процессы белән ләззәтләнделәр һәм үзләренең уникаль эшләрен тудырдылар.