Центральная детская библиотека

"Шәһәр төзим" Рәшит Бәшәргә -75!

Балачак! Серле, могҗизалы дөнья! Бу дөнья үзенә теләсә кемне кабул итми. Җанында игелек, шәфкать тулып торган, сабыйларның үзләредәй ихлас-саф күңелле кеше генә балачак илендә гомере буе үз кеше булып яши. Шундый сирәк бәхетлеләрнең берсе – сабыйлар күңеленә шигъри сүз булып үтеп керүче кеше - Рәшит абый Бәшәр. Аны тыңлыйлар, беләләр, яраталар.

Менә бүген китапханәбезгә килгән 1нче номерлы урта мәктәпнең 3нче А сыйныф укучылары балалар язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәрнең тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган могҗизалы шигърият дөньясына юл тотты.

 Алар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Язучы китапларында яшь укучыларга, үз телен, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен бик күп көч куярга, кечкенәдән үк милли йолаларны белеп үсүен тәрбияләүне куз уңында тота.