"Динозавр эзләре буйлап"
Кечкенә һәм зур динозаврларны яратучылар өчен бездә менә дигән яңалык бар: китапханәбездә "Динозавр эзләре буйлап"дигән мавыктыргыч китап күргәзмәсе ачылды!
Безнең китаплар коллекциясе белән бергә борынгы динозаврлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыгып, иң танылган динозаврлар, аларның тереклеге һәм юкка чыгуы, палеонтология һәм башка бик күп нәрсәләр турында гаҗәеп фактлар белерсез!