"Янәшәмдә - әбием белән бабам!"
Безнең китапханәдә тормышыбыздагы иң якын кешеләргә — яраткан әби-бабайларыбызга багышланган җылы гаилә ялы узды!
Балалар һәм өлкәннәр хәрәкәтчән уеннарда катнашып, кызыклы биремнәрне үтәделәр, матур фотозонада истәлекле фотолар ясадылар һәм үзләренең әби-бабайлары турында горурланып сөйләделәр.
Шулай ук бергәләп иҗади мастер-класста да катнаштылар. Һәркем кадерле кешеләре өчен истәлекле брелок ясады.