Центральная детская библиотека

"Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы"

 Болытлы көзге көндә, «Экранда - китап» проектына килгән балалар «Зөбәрҗәт шәһәре тылсымчысы» әкият- повесте мотивлары буенча куелган «Сары кирпечтән юл» мультфильмын карадылар.

Әкият очраклы гына сайланмады, чөнки быел рус совет язучысы Александр Волков китабына 85 ел тулды. Һәм бүген бу китап күп кенә балаларның яраткан китабы булып кала. Давыл аркасында Канзастан тылсымлы илгә эләккән кечкенә Эллиның тарихы гаҗәеп маҗаралары белән таң калдыра, дуслыкка һәм үз көчеңә ышанырга өйрәтә.