"Табигать белән дуслашырга телим!"
Паркта әти-әниләре белән йөргән балалар безнең дүрт аяклы кечкенә дусларыбыз турында күбрәк белергә китапханә хезмәткәрләре янына җыелдылар.
Ел саен, 4 октябрьдә, бөтендөнья «Халыкара хайваннарны яклау көне»н бәйрәм итә.
Парктагы күңел ачуларыбыз да шатлыклы һәм күңелле үтте.
Балалар В.Бианки, В. Чаплина, Е. Чарушин һәм башка җәнлекләр һәм кошларның тылсымлы дөньясын яратырга өйрәтүче язучыларның әсәрләре белән таныштылар.
Танып белү һәм хәрәкәтчән уеннар барышында балалар активлык һәм тапкырлык күрсәтеп, «Хайванны танып бел» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Зурлар һәм кечкенәләр»уенында да катнаштылар.
Ата-аналар да, балалар да бергәләп шундый нәтиҗәгә килделәр: "Табигатьне һәм анда яшәүчеләрне сакларга кирәк!"