Центральная детская библиотека

"Балаларга хайваннар турында"

Безнең китапханәдә нәниләр һәм аларның ата-аналары өчен «Балаларга хайваннар турында» дигән интерактив алан урнаштырылган.

Ул балаларга әйләнә-тирә мохитне кызыксынып өйрәнергә мөмкинлек бирә. Монда төрле җәнлекләр: куян, тиен, аю, бүре, төлке һәм башкалар яши.

Уеннар ярдәмендә хайваннарның исемнәрен белергә һәм истә калдырырга, шулай ук хайваннар турындагы китаплар белән дә танышырга мөмкин.