Центральная детская библиотека

"Нәсел җепләре нык булсын!"

Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен күңел байлыгын балаларына, якыннарына багышлый. Бары мәхәббәт һәм тынычлык идарә иткән гаиләдә генә бәхетле балалар үсә.

#Библиостарт конкурсы кысаларында безнең китапханәдә Гаилә елына багышланган бик матур чара узды, анда без үз халкыбызның гаилә традицияләрен, мәдәни мирасын һәм гореф-гадәтләрен саклауның мөһимлеге турында ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләдек. 
Китапханәбезгә килгән укучылар мавыктыргыч уеннарда катнашып, сандыктагы борынгы хәзинәләрне өйрәнделәр. Ә мастер-класста исә үзләренең нәсел агачын - шәҗәрәне ясадылар, әти-әниләренең, әби-бабайларының исемнәрен язып, уникаль гаилә агачын булдырдылар.
Чара мавыктыргыч һәм кызыклы булды. 

Мондый очрашулар нәсел тамырларыбызны искә төшерергә, ата-бабаларыбыз белән элемтәне сакларга һәм яшәешебезне матуррак, яктырак һәм җылырак итәргә булыша.