Центральная детская библиотека

"Куркыныч эчемлекләр"

Ел саен, 3 октябрьдә Бөтендөнья аеклык һәм алкоголизмга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан тулысынча баш тарту, балалар һәм яшьләрдә алкогольгә бәйлелекне булдырмау.

Безнең китапханәнең, 12+ залында, мәгълүмат өстәле әзерләнгән, анда бу темага кагылышлы китаплар, плакатлар урнаштырылган. Тәкъдим ителгән QR-кодлар буенча зарарлы эчемлекләнең ни рәвешле сәламәтлекне какшатуы турында социаль ролик та карарга мөмкин.