Центральная детская библиотека

"Өлкәннәргә хөрмәт белән!"

1 октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Димәк, һәр кеше тормышында иң мөһим кешеләрне — безнең әби-бабайларны тагын бер кат искә төшерергә сәбәп бар.

👫Игелек һәм хөрмәт көне турында 8 нче урта мәктәпнең 3 Г сыйныф укучылары белән җанлы әңгәмә алып бардык. Укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, А. Барто һәм Н.Карповаларның әбиләр турында язган шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм открытка ясадылар.

📚Ә балалар күзлегеннән караганда ,әби-бабайлар нинди алар? Төрле! Шаяннар! Күңеллеләр! Тынгысызлар! Күргәзмәбездә тәкъдим ителгән китаплар да буыннар арасында аралашу мөмкин булуы турында сөйли.
Сез моңа үзегез дә инана аласыз. Без сезне сишәмбедән якшәмбегә кадәр китапханәбездә көтеп калабыз!