"Айболит"
Бүген "Теремкәй" проекты кысаларында игелекле Доктор Айболит турында искиткеч дәрес узды!
Корней Чуковскийның китабыннан өзекләр белән танышкач, нәниләр бик теләп үзләрен табиплар ролендә сынап карадылар, тешләрне чистарту, кулларны чиста йөртү һәм гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклекләрен дә искә төшерделәр.
Уеннар шатлык хисләре уяту белән бергә, ярдәмгә мохтаҗларны кайгырту, теләктәшлек белдерү кебек хисләрне аңларга ярдәм иттте, яңа сүзләр дә өйрәнергә мөмкинлек тудырды.
Сезне киләсе чараларда да көтеп калабыз!