"Бу минем шәһәр"
"Татарча да яхшы бел" проекты җәйге яллардан соң үз эшен дәвам итеп, 1нче номерлы бакчаның 8 нче төркем балаларын кунакка чакырды.
"Бу минем шәһәр!” дип аталган уен-сәяхәттә алар шәһәр урамнары, истәлекле урыннар, биредә яшәүче күренекле шәхесләр, завод, мәчет, музейлар турында белемнәрен тулыландырдылар. Беренче төзүчеләр төзегән шәһәребез һәм хәзерге матур, замана белән бергә атлаучы калабызны чагыштырып карап, пазл, кроссворрдларны да бик җиңел чиштеләр.
Китапханә белән беренче танышу шулай җылы уен шартларында узды!