Центральная детская библиотека

"Китап шәһәре"

Беренче сыйныф - китапханәдә беренче тапкыр!

Китапханәгә беренче килү беренче сыйныф укучылары өчен бик мөһим вакыйга. Бүген 8 нче мәктәп укучыларына Апуш "Китап шәһәре " урамнары буйлап сәяхәт итәргә тәкъдим итте. Анда урамнар урынына — китап стеллажлары, катлар урынына — китап киштәләре, йортлар - китап томнары. Ә һәрбер йортның үз исеме бар. Сәяхәт барышында балалар яңа сүзләр белән таныштылар: формуляр, стеллажлар, каталоглар кебек сүзләрнең мәгънәләрен аңладылар.