Центральная детская библиотека

"Туган ягым - Түбән Кама"

Шәһәребезнең туган көненә багышланган "Туган ягым - Түбән Кама" дип исемләнгән чарабыз бик матур һәм файдалы узды.

Арслановлар гаиләсе туган шәһәребезнең төзелү тарихын өйрәнде, шәһәр гербы белән танышты һәм Түбән Каманың яраткан истәлекле урыннарын искә төшерде.

Ә кечкенә София ясаган искиткеч кечкенә китап Шәһәр көненә менә дигән бүләк булды.